Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

"Батыр йөрәк шигърияте!"- искә алу кичәсе

Сугышның беренче көннәрендә үк, халыкны бердәм көрәшкә чакырып, ялкынлы шигырьләр иҗат итүче, туган ил өчен үзен аямый көрәшкән  шагыйрь Фатих Кәримнең  кабатланмас иҗатын укучыларга җиткерү максатыннан, китапханәдә искә алу сәгате уздырылды.Китап укучылар шагыйрь иҗатына багышланган ,,Син чын улы туган халкымның"дип исемләнгән  китап күргәзмәсе белән таныштылар. Шагыйрьнең әсәрләреннән өзекләр тыңланды,  тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирелде. Корал белән генә түгел, каләм тотып көрәшкән шагыйрьнең шигырьләре сугыш чоры татар совет поэзиясенең иң югары ноктасын тәшкил итәләр.