,,Балачак бәйрәме"- Балаларны яклау көне!
Чарада катнашучы балаларның йөзендә шатлык, күңелендә бәйрәм рухы. Ни өчен дигәндә ,яңа дуслар, сагынып көткән дәү әтиле- дәү әниле авыл өе, яшел чирәмле, уңдырышлы туфраклы җир, саф һавалы күк. Болар барысы да авыл дигән гүзәл җирнең кабатланмас байлыгы.Гүзәл табигать кочагында бергәләп уйнау, күңел ачу, бүләкләр алу, тәмлүшкәләрдән авыз итү үзе зур бәхет! Бәйрәмдә китапханәбезнең " Иң күп китап укучылары", ,, Иң актив балалары", ,,Иң нәни дуслары” һәммәсе бүләкләргә ия булды. Җиңүчеләр грамоталар,истәлекле бүләкләргә ия булды!