Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

«Милли мәдәният саекмас чишмә»- ижади бәйге

Чарада катнашучылар легендар шагыйрь Фәнис Яруллинның кабатланмас гомер юлын ,күпкырлы иҗатын китап укучыларга ирештереп кенә калмыйча, әсәрләрендә чагылыш тапкан гореф-гадәт, милли йолаларыбыз белән тирәнтен таныштырып тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Мәртәбәле жюри, эчкерсез, тыйнак тамашачы, еларга да, көләргә дә мәҗбүр иткән  чыгышлар,йөрәк түреннән чыккан теләкләр,нәфис сүз, моңлы җыр берәүне дә битараф калдырмады.Китапханәбезнең ,,Ак калфак” клубы каршында эшләп килүче ,,Хәзинә” фольклор коллективы ,,Сабантуйга бүләк җыю” күренешен сәхнәләштерде.Шулай ук Ф.Яруллинның ,,Сөембикә егет сайлый”, ,,Кызларның кызганнары” спектакленнән өзекләр күрсәтелде.Шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән   җырлар яңгырады, поэма, шигырьләр сөйләнде.Балалар, яшүсмерләр, өлкән буын вәкилләрен берләштергән чыгышлар тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде.