Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

«Йолдызларга юл»- Танып белү сәгате

12 апрель -Космонавтика көне уңаеннан мәктәп укучылары белән бергәләп  «Йолдызларга юл»дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде. ,,Җир уллары галәм иңли” дип аталган китап күргәзмәсенә обзор ясалды.Әлеге чарада илкүләм истәлекле дата, галәмгә беренче очучы буларак танылган кеше - Юрий Гагарин турында истәлекләр яңартылды.Галәм,күк җисемнәре, күктәге күренешләрне күзалларга ярдәм иткән, космик очышлар, очыш вакытында батырлык үрнәкләре күрсәткән очучылар турында басма әсәрләр тәкъдим ителде.