,,Бас әле, төймәгә”- уен тамаша
8 март Халыкара- хатын кызлар көне уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә ,,Бас әле, төймәгә” дип исемләнгән уен тамаша оештырылды.Тамашачылар өчен кадерле ,, Илнең асыл, күркәм затлары, сез!”дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Язучыларыбызның хатын-кызның җәмгыяттәге урыны, ана, бала мөнәсәбәтләре турында язылган әсәрләре тупланган әсәрләре белән таныштырдык. Бәйрәмдә авылыбызның тырыш, талантлы өч гаиләсе чыгыш ясады.Уенда катнашучылар кызыклы биремнәргә җаваплар таптылар,үзләренең матур чыгышларын бүләк иттеләр.