Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Хәрәкәттә – бәрәкәт” спорт конкурсы

Китапханә, төп мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә уздырылып килүче,,Нәүрүз килә “бәйрәме быел район күләмендә уздырылган ,,Хәрәкәттә – бәрәкәт” спорт конкурсы белән үрелеп барды.Яз патшабикәсе Нәүрүзбикәнең  матур теләкләре, моңлы җырлары күңелләрне күтәреп, матур уйларга төрде.Ә инде ел хуҗасы булырга өлгергән Кыш патшаның үз биләмәләреннән китәргә теләмәве һәркемне борчуга салды.Чөнки яз айларына караган март аеның гадәттәгедән бик тә салкын, кар-буранлы булуы һәркемнең күз алдында.Тик шулайда яз гүзәле үзенең сынауларга каршы тора алучанлыгы, хәйләкәр һәм максатчан була белүе белән Кыш патшаны җиңелергә мәҗбүр итте.Авылдашлар өчен әзерләнгән  тәмле коймаклар белән кайнар чәй эчкәч, төрле уеннарда катнашып ял итү үзе зур бәйрәм булды.Ә инде зур казанда пешерелгән татлы боткадан  авыз итүчеләр елларның тыныч, имин булуын теләп, кичәне әзерләүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.