Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

фольклор күренеш ,,Язны каршылау”

Китапханә, мәдәният хезмәткәрләре ,,Сәйдән фольклор коллективы белән берлектә район күләмендә уздырылган  фольклор кичәсендә катнашып    жюри хөкеменә  ,,Язны каршылау” күренешен тәкъдим итте. Милли киемнәрдән киенгән авыл яшьләре өлкәннәр белән бергә түгәрәк уеннарда катнашып,үзләренә генә  хас булган  гореф-гадәтләрне  яңарттылар.Бергәләшеп, өмә ясап  эшлисе эшләрен барладылар,сынамыш, юраулар да читтә калмады, уеннар уйнап та күңелләрен ачтылар. Бусагага яз аяк басканда,уенчылар  бу ел фасылының   нинди матур төсләргә бай булуын, мәшәкатьле  эшләргә әзер торуны  искәртеп торучы ачык дәлил булуын тагын бер кат расладылар.Әлеге күңел бәйрәмнәреннән соң җаннар сафланып, йөрәкләр яшәреп киткәндәй була...