,,Халкым хәзинәсе"-китап күргәзмзсе
2022 нче ел – Русиядә Халык сәнгате һәм Русия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы. Әлеге уңайдан китапханәдә киң катлау укучылар өчен китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Максаты халкыбызның гасырлардан күчеп килүче мәдәни бай мирасын барлау, гореф-гадәтләребезне яңарту ,шулай ук матди булмаган мирасны (моңа әкиятләр, йолалар, сәнгать кәсебе, җырлар, биюләр керә) саклау һәм танытудан гыйбарәт.Әлеге күргәзмә ел дәвамында вакыйгаларның үзәгендә булып киң катлау укучылар өчен файдалы мәгълумат бирер.