,,Сәламәтлек сукмагыннан"
Көз табигатьнең матур төсләргә бай, алтын, сары ел фасылы.Әлеге гүзәллекне үз күзләрең белән күреп,табигатькә соклану, саф хавада хәрәкәтле уеннар уйлау, дуслык, бердәмлек сыйфатларын тәрбияләү максатыннан сәяхәткә кузгалдык.Нинди генә төсләр белән бизәмәгән көз агачларны.Искиткеч матурлык...Ирексездән, миләш, каен, нарат, чыршы турында шигырь, җырлар искә килде.Балалар берсен берсе уздырып сөйләргә, җырларга, үз фикерләрне җиткереп калырга ашыгалар.Ә бит бу матурлыкны истәлеккә калдыру өчен рәсемгә төшәргә дә, тиз генә бергәләп уеннар уйнарга да өлгерергә кирәк.Сары яфраклар коелган, агач куаклар ышыклаган урында йөгереп, качып уйганрга да мөмкинлекләр күп.Һәр минутны файдалы итәргә тырышып, беләкләргә көч,йөрәкләргә рәхәтлек алып таралыштык.