Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Матурлык эзләмә, яхшылык эзлә“

Мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында  кече яшьтәге китап укучылар өчен ,,Матурлык эзләмә, яхшылык эзлә“ дип исемләнгән чара уздырылды. Р.Миңнуллин, Р.Корбан, Б.Рәхмәт, Э.Шәрифуллина, Мөҗәһит, Ш.Галиев шигырьләрен, Ф.Яруллин, Ә.Гаффар әкиятләрен укыдык.Китапханәче тарафыннан  балалар бакчасына,  нәниләрнең үзләренә истәлек   бүләкләре тапшырылды. Ә иң кадерле, онытылмас мизгел- нәни китап укучыларымның үз куллары белән ясаган чәчәк букетын  кабул итү булды.Нәни куллары белән тудырган матурлыкны, башкалар белән бүлешер өчен нинди  көчле,мәрхәмәтле, юмарт булырга кирәк бит...Менә нинди матур сыйфатларга ия балалар  тәрбияләнә безнең авыл  балалар бакчасында.