Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Дуслык бакчасында"

Татарстанда,,Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” һәм Татарстан көне уңаеннан ,,Дуслык бакчасында " дип исемләнгән чара уздырылды.Әдәби чара ачык һавада ,,Син минем таңым-Татарстаным” исемле китап күргәзмәсен тәкъдим итү  белән  башланып китте.Татарстанның төрле почмакларыннан кунак булып килгән татар, мари, урыс, украин, керәшен халкы рәхәтләнеп күңел ачты , ял итте бу чарада. Нәфис сүз  үзебезнең татар телендә яңгырады. Һәркем үз милләтенең матурлыгын, үзенчәлеген, гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен  тәкъдим итте. Дуслык бердәмлек иткән бу көнне кунакка килүчеләр татлы башкорт балыннан, татар чәк-чәгеннән, урыс яшелчәләреннән авыз итте.Ипи-тоз, якты йөз кунакларыбызның эчкерсез бердәмлеге бәйрәм рухы тантана итте бу кичәдә.