Экологик кичә ,,Кешеләр, саклагыз җиремне!”
2017 нче ел –Экология елы уңаеннан 8 сыйныф укучылары катнашында ,,Кешеләр саклагыз җиремне!”дип исемләнгән кичә уздырылды.Катшашучылар өчен «Табигать –могҗиза, гүзәллек, тылсым!»исемле күргәзмә тәкъдим ителде, презентация күрсәтелде. Кичәнең кунагы - Казан шәһәренең ГУП "Татинвестгражданпроект"институтының инженер –экологы Айгөл Илфар кызы Гарипова булды. Ул Татарстан күләмендә экологиянең торышы, бүгенге көндә экологларның эше,киләсе уньеллыкта куелган планнар белән таныштырды.Кызыксындырган сорауларга җавап бирде.Укучылар тарафыннан әзерләнгән музыкаль –композиция табигатькә сакчыл караш, кешелеккә мөрәҗәгать,яшь буында туган төбәккә рәхмәт сүзе булып яңгырады.