Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Мөнәҗәтләр - күңел көзгесе"

Яңа Кишет, Кышкар китапханәсе,клуб, мәдәният йорты белән берлектә , ,,Ак калфак” иҗтимагый  берләшмәсенә йөрүчеләр   катнашында    ,,Мөнәҗәтләр - күңел көзгесе”  исемле кичә уздырылды.Кичәдә   мөнәҗәтләр белән беррәттән, халкыбыз җәүһәрләре булган бәетләргә , бишек җырларына дә урын  бирелде.Тәрбияви шигырьләр , бишек җырлары башкарылды.Өлкәннәр һәм балаларны берләштергән бу чара   хәтирәләрне барлау, хәтер яңарту , киләчәк буынга тапшыру буларак та әһәмиятле булды.