Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Җомга көн кич белән” авыл җирлекләренең иҗат концерты

Яңа Кишет мәдәният йортында  китапханә, мәдәният йортлары белән берлектә район күләмендә уздырылган ,,Җомга көн кич белән” исемле авыл җирлекләренең иҗат  концерты  булды. Тамашачыларга «Әй гүзәл туган авылым» исемле күргәзмә –стенд белән, авылдашларыбызныж иҗат эшчәнлеге, кул эшләре  тәкъдим ителде. Җирлеккә караган авылларның тарихы тупланды.Кичә туган ягыбызның истәлекле урыннары, күренекле шәхесләре, җирлек тормышының үткәне һәм бүгенгесе турында әзерләнгән презентация белән алып барылды.Музыкаль композиция,җыр-бию, нәфис сүз, фольклор чыгышларның һәрберсе тамашачы, жюриның көчле алкышлары белән бәяләнде.Бәйрәмгә кунак итеп чакырылган авылдашыбыз ,,Салават җыр-театры” алып баручысы Ядкәр Хәбибуллинның чыгышы , якташлары өчен аеруча кадерле булды.