,,халык йолалары-күңелем бизәкләре"
Китапханә һәм мәдәният йорты белән берлектә ,,Ак калфак” берләшмәсенең чираттагы утырышы уздырылды. 2017 елга берләшмәнең планы белән танышып, кызыклы, тәрбияви чаралар уздыру максат итеп куелды.Соңыннан ,,Татар халык йолалары- күңел бизәкләре ” исемле фольклор чыгыш тәкъдим ителде.Халкыбызның гореф-гадәтләрен яңартып бүгенгегә кайтару, җырлы- биюле , күңел ачу уеннарын халкыбызга җиткерүдә ярдәм иткән бу чара һәркем күңелендә матур хатирәләр, якты истәлекләр калдырды.