музыкаль композиция ,,Кышкы бизәкләр"
5 январь көнне балалар өчен ,, Кышкы бизәкләр” дип исемләнгән музыкаль композиция үткәрелде. Бәйрәмдә Убырлы карчыкның яраткан кызлары Йокыбану белән Җилбикә, яраткан песие белән Акбай да кунакка килгән иде. Балалар Яңа елның кадерле кунагы Кыш бабай белән бергәләп күңел ачты, көч сынашты. Бүләкләр, сюрпризларга бай булган бу бәйрәмнән беркем дә читтә калмады.Кыш бабайның кызыклы уеннарында җиңү яулау, үтеп барган Маймыл елының сынаулары,куркак куянның йөгерек тәпие, озын колак табышмакларына җавап табу балалар өчен истәлекле мизгелләр булып истә калды.