,,Сөмбелә” бәйрәме
10 сентябрь көнне мәдәният хезмәткәрләре Арча мәдәният йортында уздырылган ,,Сөмбелә” бәйрәменә җыелдылар.Бәйрәмгә һәр китапханә, мәдәният йорты көзге байлыклар ярдәмендә әзерләнгән күргәзмәлекләр белән катнаштылар. Бәйрәмдә көзге муллык конкурсына нәтиҗә ясалды, өлкәннәр өчен концерт тәкъдим ителде.