,,Өлкәннәр күңеле-гөлбакча” – музыкаль кичә
Өлкәннәр көне уңаеннан Яңа Кишет китапханәсе, мәдәният йорты,төп мәктәп белән берлектә ,,Өлкәннәр күңеле-гөлбакча” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә уздырды. Китапханәче тарафыннан ,,Яшь көенчә килә каласы”дип исемләнгән күргәзмә, ,,Гомер көзләрегез кояшлы булсын!” дип аталган презентация тәкъдим ителде.Кичә авыл җирлеге башлыгы һәм ветераннар советы җитәкчесенең котлавы, үзешчәннәр чыгышы белән үрелеп барды.Өлкәннәр өчен әзерләнгән ,,Көзге букет” викторинасында катнашып үзләрен сынап карадылар, матур җырларын, биюләрен, изге теләкләрен ирештерделәр. Кайнар чәй, татлы пылаудан авыз иттеләр.Кара –каршы чыгышлардан торган бу истә калырлык, матур мигелләрдән килер көнгә якты караш, җылы хисләр белән таралышты авылыбызның өлкән буын вәкилләре.Кичәне китапханәче төзеде һәм алып барды.