Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

Яңалык

“Терроризмму Нет!”- аралашу сәгате

3 сентябрь –«Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек» көне уңаеннан китапханәдә “Терроризмму Нет!”дип исемләнгән мәгълумат сәгате уздырылды.Чара барышында 2004 елның 1 нче сентябрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган фаҗига турында искә алынды.

,,Әй мәктәбем!"-Музыкаль композиция

Белем бәйрәме балачак һәм яшьлек сәхифәсе булып һәрберебезнең күңелендә озак саклана торган көн ул.Бу чара укучыларыбызнын, укытучыларның гына бәйрәме түгел, ә бәлки мәктәп бусагасыннан атлап киткән әти-әниләрнең ветеран укытучыларның да көтеп алган, зур әһәмияткә ия булган чара

Татарстаныбыз!- викторина

Әдәби чара китапханәдә ,,Татарстан бөек Ватаным, Син!” исемле китап күргәзмәсен тәкъдим итү белән башланып китте.

,,Безнең яшьлек әле узмаган"- бәйрәм тамаша

Әлеге матур традициябезне кире кайтару максатыннан, 2 нче август көнне якташ авылдашларыбыз белән вечерга җыелдык.Үзебезнең авылга гына хас булган матур гадәтне яңартып, үзебезнең чорга кайтып, яшьлек дуслары белән очрашу кичәсе узды.Әлеге вечерда җырлашып, күрешеп, аралашу бәхетенә ирешкән һәркемнең күзләрендә шатлык яшьләре тулы елмаю, әйтеп бетергесез куану хисләрен аңлатып бетерергә мөмкин түгел.

,,Авылым кичләре" Авыл бәйрәме

Язлар кебек матур, җәйләр кебек ямьле, көзләр кебек мул тормышлы, кышлар кебек ак, саф,кабатланмас Авыл бәйрәмебез быел 36 нче тапкыр уздырылды.

Наркотиклар! Киләчәксез тормыш –мәгълумат сәгате.

Наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан китапханәдә Наркотиклар! Киләчәксез тормыш”дип исемләнгән мәгълумат сәгате үздырылды.Китапханә фондында булган әдәбият, вакытлы матбугат язмаларын туплаган китаплар ярдәмендә күргәзмәгә күзәтү ясалды.

Сак булыгыз!Юлларыгыз имин булсын!

Балаларга урамда юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү, юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын киметү,тәртиплелек, сабырлык, түземлек, әдәплелек күнекмәләре булдыру максатыннан узган чара уен формасында алып барылды.

,,Балачак-уйнап, көлеп яшәр чак”- уен программасы

1 июнь –,,Балаларны яклау көне” уңаеннан китапханә янәдән нәни дусларын үзенә кунакка җыйды. Бәйрәм котлауларыннан соң, нәни дусларыбызны«Әй, күңелле балачак! Счастливое детство!» китап күргәзмәсендә кунакта булдык.

Квест уен. ,,Җиңү юлларыннан”

Китапханәдә Пушкин картасы кысаларында квест уен уздырылды.Укучылар тукталышлар аша җиңү юллары аша уздылар.Уен барышында тарихи сораулар, сораштыру, башваткычка дөрес җаваплар табу белән беррәттән, сугыш еллары җырлары, әсәрләре, китап авторлары турында фикер алышу уздырылды

Ветераннар!Рәхмәт, Сезгә!

Бәйрәм көне якынлашканда тыл ветераннарыбызның өйләрендә булып хәлләрен белештек.Татарстан рәисе Р.Н.Миннеханов, район җитәкчелеге А.Г.Хисаметдинов тарафыннан әзерләнгән күчтәнәч пакетлар өләшенде.

,,Читаем о войне"- ,,Сугыш турында укыйбыз!- Акция

Новокишитская сельская библиотека присоединилась к ХVI Международной акции «Читаем детям о Великой Отечественной войне-2025». Участниками стали учащиеся 1-4 классов. В библиотеке оформлена книжная выставка "Читаем детям о войне".В начале мероприятия библиотекарь рассказала о главном празднике 9 мая, символах победы и о том, как важно помнить и чтить подвиги наших предков.

,,Мелодия родной земли” -час краеведения

Пушкин картасы проекты кысаларында китапханәдә урта яшьтәге китап укучылар белән ,,Мелодия родной земли” дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате уздырылды

Эковесна-2025"-акция

Эковесна-2025".Татарстанда санитар экологик икеайлык башланып китте.Әлеге акциягә без дә кушылдык.

,,Кухня сувениры” Тарихи сәгать

Пушкин картасы проекты кысаларында китапхаәдә урта яшьтәге китап укучылар белән ,,Кухня сувениры” исемле тарихи сәгать уздырылды.Шулай ук агач кашыкларга рәсемнәр төшерү буенча мастер класс уздырылды.