"Наласа авылы көе"
20 нче апрель көнне Наласа авылы мәдәният йортын да - зур бәйрәм булып узды. "Наласа авылы көе..." дип исемләнгән очрашу кичәсен Наласа авылы һәм Зур - Бирәзә авылы китапханәчеләре Шагисламова Гөлнар, Равилова Эльмира берлектә әзерләделәр. Кичә дә якташ язучы Шакирова Гүзәл Әдһәм һәм Наласа авылы гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, һәм балалар бакчасы коллективы катнашты. Укучылар кичә барышында язучының хикәяләрен укып уздылар, Гүзәл Әдһәм үзенең иҗади юлын, беренче иҗат җимешләренең ничек дөньяга килүләрен сөйләп үтте. Укучылар язучыга үзләренең сорауларын да әзерләп килгәннәр иде. Бу очрашу шагыйрь өчен дә, укучы өчен дә үзенә күрә зур бәйрәм диясе килә. Китап - бакча, ә андагы язучылар - шул бакчаның гөлләре, язучының иҗатында туган җиргә мәхәббәт, дөнья иминлеге, телебезгә, хезмәткә, өлкәннәргә, гомумән, кешеләргә ихтирам һәм тирән моң сеңгән. Шагыйрь үз шигырен язганда тойган ләззәтен укучыларга яки тыңлаучыларга җиткерә алса гына бәхетле. Кичә барышында иҗади уңышлар теләп, рәхмәт йөзеннән истәлекле бүләк тапшырдык.