Китап сихри дөнья
Китапларның сихри дөньясы – кызыклы, мавыктыргыч дөнья. Хәзерге заманның башка төрле техниккызыктыру чаралары күп төрле булуга карамастан, китап халык өчен җан азыгы, юатучы, уйландыручы, белем бирүче, хәтта тормышта ниндидер бер этәргеч, юнәлеш бирүче булып та тора. Халык китаптан аерылмас дип уйлыйм. Һәрхәлдә без моның өчен яңадан-яңа чаралар эзләп табарга тырышабыз.Язгы каникул вакытында да китапханәдә аеруча җанлылык сизелеп торды. Чөнки апаларына ияреп нәни китап укучылар да килгәннәр иде. Алар өчен китапханә зур бер китап шәһәрчеген хәтерләтте.