Ленинград блокадасын тулысынча азат итүгә 75 ел тулуга багышланган чыгыш
19 гыйнвар көнне Наласа авылы туган як музеенда китапханәче Шагисламова Г. Һәм тарих укытучысы Хасанова А.белән берлектә Ленинград блокадасын тулысынча азат итүгә 75 ел тулуга багышланган чыгыш ясадылар. Чыгышның максаты: укучыларны блокада вакытындагы кешеләрнең тормыш шартлары, аянычлы язмышы белән таныштыру, балаларда патриотик хисләр тәрбияләү, аларны кеше язмышына битараф калмаска, алар кичергән хисләрне аңларга өйрәтү булды.