Белем бәйрәме.
«Белем көне» һәр укучы өчен иң шатлыклы бәйрәм. Шушы тантаналы вакыйгадан Наласа мәктәбендә дә яңа уку елы башланды.Укучыларны бәйрәм белән тәбрикләргә бик күп кунаклар килгән иде. Алар укучыларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Билгеле инде төпле ,ныклы белем алыр өчен һәр бала китап белән дус булырга тиеш. Наласа авыл китапханәсенә дә укучылар бик теләп,яратып киләләр. Алар үзләренә китапханәгә килеп ,бик күп мәгълүмәт туплыйлар.Ел дәвмында, укучылар белән, күпкенә төрле шәхесләр белән очрашулар,кичәләр оештырыла.