Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

22 август көнне Россиядә дәүләт флагы көне.

Һәр ел саен, 22 август көнне Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.  Әлеге бәйрәм бездә бөек илебез, ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята.20 август көнне Наласа китапханәсендә шушы дата уңаеннан "Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символлары" дип исемләнгән күрсәтмәле күргәзмә оештырылды, анда Россиянең дәүләт символлары турында китаплар һәм журналлар куелган иде.Күргәзмәдә Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары турында язмалар, китаплар,газета-җурналлар куелды. Дәүләт символлары илебез тарихының үзенчәлекле якларын, башка илләрдән аермасын чагылдыруын ачыклау. Дәүләт символларына карата гражданнарның ихтирамы - дәүләт сәясәтенә, үз халкына ихтирамының, Ватанына мәхәббәтнең һәм горурлыкның чагылышы икәнлегенә аңлатылды. Күргәзмәнең максаты:Конституция,Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары турындагы төп белемнәрне ныгыту;Конституциягә, дәүләт символикасына хөрмәт, патриотизм һәм үз илеңә, республикаңа һәм туган авылыңа мәхәббәт тәрбияләү;укучылар белән төрле чаралар үткәргәндә дәүләт символикасын куллану ихтыяҗы иде.