Роберт Миңнуллинга 70 яшь
1 август яраткан шагыйребез Роберт Миннуллинга 70 яшь тулды. Бу унайдан Наласа авылы китапханәсендә күренекле татар шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе “Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 70 яшь “ дип аталган кургәзмә ясалды.Күргәзмәгә аның балалар өчен язылган китаплары белән бер рәттән Татарларым, мыек астыннан гына һәм башка күп кенә китаплары урын алды.Китапханәгә килүче укучылар шагыйрьнең иҗаты белән якыннан танышу мөмкинлеге тудырылды.