Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Китап атналыгы

«Китап атналыгы - Наласа авыл китапханәсендә»

Җәйге каникул көннәрендә, Наласа авыл китапханәсендә китап атналыгы старт алды. Китапханәдә бу уңайдан “Яңа китап-яңа дус”, ”Юбиляр китаплар”, Г.Тукай иҗатына багышланган китап күргәзмәләре ясалды.

Китапханәче Шагисламова Гөлнар китапханәгә килгән балаларны яңа китаплар белән таныштырды, яңа китапларга күзәтү ясады.Бу чарада укучылар сүзлекләр белән таныштылар,төрле биремнәр эшләделәр. 11 нче июнь көнне үткәрелгән  “Адашкан китаплар” дип исемләнгән библиографик дәрес  уен формасында бик кызыклы үтте. Мәктәп яны ял лагерында йөрүче укучы баларга һәм тәрбиячеләргә чара бик ошады,балалар үзләре укырга  теләгән китапларны өйләренә дә алдылар.