Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Укучының мәдәни көндәлеге

Укучының мәдәни көндәлеге» проекты Татарстан Республикасында инде өченче ел эшләп килә. Беренче елны ул беренче сыйныф укучылары өчен генә булса, быел анда 1-4 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашкан.Һәм менә бүген ел дәвамында иң күп мәдәни чараларга йөрүче укучыларга нәтиҗә чыгарукөне килеп тә җитте. Наласа мәктәбе  укытучылары, китапханәче белән берлектә, укучыларга мәктәп ара урыннар билгеләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.