"Китапханәгә китап бүләк ит"
10 нчы февральдән 20 нче февральгә чаклы Наласа авылы китапханәсендә“Китапханәгә китап бүләк ит” акциясе үткәрелде. Бу акция китапка сакчыл мөнәсәбәт пропагандалау, китап укуны популярлаштыру, уку китаплары һәм матур әдәбият белән тәэмин итү буенча эшчәнлекне оештыру максатларында үткәрелде.Акциядә барлыгы 20 дән артык китапны, китапханәгә алып килделәр.Китапханәнең актив укучысы Әһлиуллин Фердинанд абый 10 китапны ,бик теләп бүләк итте.