балалар Сабантуе
Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул – хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе – ул һәр кемнең көтеп алган изге бәйрәме, бигрәктә балалар бик көтеп алалар. 17 июнь көнне бистәбезнең матур бакчасында балалар өчен бик матур бәйрәм оештырдык. Без аны милли бәйрәмебез Сабантуйга багышладык. Бәйрәмгә 5 -12 яшьлек балалар һәм аларның әти эниләре чакырылды. Сабантуй бәйрәменең тарихы турында, кичәдә катнашучылар, шул исемдәге ИПЧ дан кызыклы мәгълүмат алды.
Мәйдан уртасында төрледән – төрле матур уеннар оештырдык: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү. Бер төркем балалар, әти-әниләр чүлмәк ватучыларга көч биреп тордылар. Ә көрәш батырларын тамашачылар аеруча кызыксынып карады. Һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: кемдер җырлый, кемдер бии. Барлык балалар Сабантуй бүләкләре оттылар. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар хөкем сөрде. Сабан туе шулай шаулап-гөрләп үтте.