Сугыш чоры балалары сөйли ...
Алар сабый чакта ук ятим калган, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле балачакларын сугыш урлаган . Без аларны сугыш чоры балалары дип йөртәбез. Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәкләр шул алар. Аларның кайберләре әтиләрен бер күргәндер. Кайберләре, кечкенә булу сәбәпле, атасының йөзен дә хәтерләмидер, ә кайберләре әтиләре һәлак булганда хәтта тумаган да булгандыр... Алар ана назын да бик аз татыган, чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булган бит.
Без тарих итеп тыңлаган хикәятләр дә аларның үз башларыннан үткән хатирә бит. Авылыбызда барлыгы 79 сугыш чоры баласы исәпләнә. Бүгенге көндә аларның күбесе авырып урын өстендә ята, яки балалары тәрбиясендә шәһәрдә яши. Шулай да чакыру кагәзьләре таратып, телефон аркылы туганнарын аша чыгып без аларның барысын да бәйрәмгә чакырдык. Кичә Лесхоз мәдәният йортында 03 майда үтте. Җыр бию, хатирәләр белән уртаклашып бик күңелле дә, бик моңсу да бәйрәм оештыра алдык. Кичәбезне авыл җирлеге башлыгы Илгиз Рафаил улы Камалетдинов башлап җибәрде. Мул табынар әзерләүдә спонсорыбыз Степанов Равил Равис улы ярдәм кулы сузды. “Сугыш чоры балалары ни өчендер бераз күз уңыннан читтәрәк калып килә иде. Мондый искиткеч кичә оештырып барыбызны бергә очраштырганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә “ диде бәйрәмне тәмамлап авылыбызның имим хатибы Илсур Бахтияров.