"Тукай әкиятләренә сәяхәт”
Татар халкы ихтирамга һәм игътибарга лаек шәхесләргә бай халык. Шуларның берсе – халкыбызның сөекле улы , даһи шагыйрь Г.Тукай ! Быел аның тууына 130 ел ! Һәр ел саен халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен сәхнәләрдә, китапханәләрдә, мәйданнарда сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр уздырыла. Без дә 19 апрельдә Үрнәк балалар бакчасында тәрбияләнүче өлкән группа балалары белән сөекле шагыйребезнең әкиятләренә сәяхәт кылдык. Балаларны әкиятләр иленә Шүрәле озата барды. Кичә барышында шагыйрнең сүзләренә язылган җырлар, шигырьләре яңгырады. Шунысы куанычлы бакчада тәрбияләнүчеләр Тукайның әкияти геройларын, әсәрләрен күп беләләр.