Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

“Тукайга шигырь гөлләре”

Татар халкы ихтирамга һәм игътибарга лаек шәхесләргә бай халык. Шуларның берсе – халкыбызның сөекле улы , даһи шагыйрь Г.Тукай ! Быел аның тууына 130 ел ! Һәр ел саен халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен сәхнәләрдә, китапханәләрдә, мәйданнарда сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр уздырыла. Без дә 18 апрельдә  сөекле шагыйребезне искә алу кичәсе үткәрдек. Әлеге әдәби музыкаль кичәне “Тукайга шигырь гөлләре” дип атадык. Кичә барышында “Без Тукайны беләбезме?” викторинасы, “Тукай безнең куңелләрдә” китап күргәзмәсенә обзор да үткәрелде. Ә инде “Бала белән күбәләк”, “Су анасы”, “Фатыйма белән Сандугач” әсәрләрен сәхнәләштерү тамашачалар күңеленә аеруча хуш килде. Кичәне “Туган тел” җыры белән тәмамладык.