Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Академия любознательных»

8 сентябрьдә Лесхоз урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары китапханәгә кунакка килде. Алар өчен «Академия любознательных»  исемле билиоуен үткәрелде.

 Укучыларны  газета, журнал, яңа китаплар белән якыннан таныштырдым. “Страна журналия” күргәзмәсендәге журналларга күзәтү, төрле рубрикалар белән танышу балалар өчен аеруча кызыклы булды..

Балалар шигырьләр укыдылар, табышмаклар , ребуслар чиштеләр. Сценарий буенча физкультминутка һәм төрле хәрәкәле уеннарда да бик теләп катнаштылар. Шулай ук әкиятләр буенча төзелгән викторина сорауларына  тулы, үзенчәлекле итеп җавап бирделәр. Соңыннан каталог, газета, журнал мәкаләләреннән торган картотека, китапханәдә үз үзеңне тоту тәртибе белән таныштылар. Уен ахырында балалар өчен «Напутствие школьнику» шигырен укыдым, бергәләп барыбызда яраткан  “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырын башкардык.