Право выбирать: Хочу или надо
Безнең һәркайсыбызның да туганда ук бирелә торган хокукларыбыз бар. Шул ук вакытта кайбер хокуклар мәгълүм яшькә җиткәч кенә бирелә. Мәсәлән, властьның дәүләт органнарына сайлауларда катнашу хокукы. Һәр кеше дә 18 яше тулгач сайлау һәм сайлану, шулай ук сайлауларда үз фикерен ирекле белдерү хокукы ала. «Право выбирать: Хочу или надо » исеме астында 9 сыйныф укучылары өчен үткәрелгән викторинада без сайлаулар тарихына күз салдык: “халык власте” органнарыннан Борынгы Рим, Грек дәләтләренең, Киев, Новгород һәм башка борынгы Русь шәһәрләре хакимиятенең иң югары органы булган җыелыш эшчәнлеген; 1785 елда дворяннар җыелышларының ничек эшләвен; сайлау хокукы үсешендәге этапларныны карадык. Сайлау хокукы принципларын яхшырак аңлау өчен сайлаулар турындагы мисаллар күзәттек. «Твой голос – решающий» исемле викторина сорауларына балалар бик актив җавап бирделәр. Бигрәк тә Галиәхмәтова Зөһрә, Зәйнуллин Булат, Низаметдинова Камиләләр сайлау хокуклары белән бик яхшы таныш булуларын исбатладылар