Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә»

28 апрельдә, Лесхоз мәдәният йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган «Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә» тематик кичәсе үтте. Тамашачыларга «Тукай -  сүнмәс йолдыз ул !» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Балалар Тукайның “Туган тел”, “Кисекбаш”, “Кызыклы шәкерт” һәм башка әсәрләрен бик матур әдәби телдә башкардылар. Ә әти- әниләр аларга көч биреп тамаша кылдылар.