Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Мин – балачак иленнән

21 мартта традиция буенча һәр елны китапханәдә шигърият бәйрәме үтә. Ә шигърият шәхестән башлана. Ул шәхеснең иҗат җимеше. Иҗат – хыял, үз хыялыңны үзең куып җитәргә омтылу. Шәгыйрәләр күңеле бигрәк тә хыялга, хискә бай була. Бүген без – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе танылган шагыйрә Резедә Вәлиева иҗаты белән якыннан таныштык. Бу кичәдә без Резедә Вәлиеваның иҗаты белән танышып кына калмадык, ә аларны балалар белән уйнап та, сөйләп тә, җырлап та күрсәттек. Резеда Валиева иҗатына багышланган китап күргәзмәсенә обзор, электрон презентация бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде. «Минем иҗатымда кызыл җеп булып сузылып барган төп тема – Мәхәббәт. Туган җиргә, табигатькә, туган халкыбызга, телебезгә, хезмәткә һәм ата-анага, өлкәннәргә – гомумән, кешеләргә ихтирам, миһербанлык, игелеклелек хисләре», – дип билгели ул үзенең язучылык кыйбласын. Нәкъ менә шул сыйфатларны балалар күңеленә сеңдерү - кичәбезнең төп максаты иде.