Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Нәүрүз көнне ни булмас...

Табигатьнең уянуы белән беррәттән өйләргә Нәүрүз бәйрәме килә. Нәүрүз – язны каршылап үткәрелә торган халык бәйрәме. Көннең – төнне куып җиткән вакытында Кыш бабабыз кар сулары булып ага башлагач әти-бабаларыбыз Язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар. "Яңа елны  ничек каршы аласың, елың шулай үтәр" – дигән борынгылар. Без дә мондый вакыйгадан читтә кала алмадык, балалар белән театральләшкән тамаша оештырдык. 23 март көнне иртәдән музыка, җыр – бию көйләре яңгырап торды. Кыш бабай, кар кызы һәм башка әкияти персонажлар белән бергә кыш озату йолаларын башкардык. Бәйрәм барышында балалар “боз озату”, “орлык чыгыру”, “язгы чәчү” йолалары белән таныштылар. Бик теләп милли биюләрне карадылар, йомырка ташу, аркан тарту, су ташу, капка уены кебек уеннарда катнаштылар. Соңыннан барыбыз бергәләр кайнар карга боткасы белән сыйландык.