Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

“Татар киносы: бүгенгесе һәм киләчәге”

  “Җәмәгатьчелек игътибарын Россия кинематографына җәлеп итү өчен, 2016 елда Россия Федерациясендә Россия киносы елын үздырырга карар кылам”, – дип язылган Президент Владимир Владимирович Путин  имзалаган 503 карарда. Россия киносы елы уңаеннан үзебезнең киноны популярлаштыру, аның халыкара аренадагы урынын ныгыту, кино җитештерүне арттыру, киностудияләрне яңарту, төбәкләрдә кино күрсәтүне үстерү бурычлары куела. Ә татар киносы үзенең лаеклы урынын яулый алырмы? Гомумән бүгенгесе ни хәлдә  киләчәге бармы татар киносының? Менә шул һәм башка күп сорауларга җавап таба алдылар Лесхоз мәктәбенең 8 класс укучылары “Татар киносы: бүгенгесе һәм киләчәге” исемле әңгәмәдән. Ахырдан балалр бик теләп Мансур Гыйләҗев һәм Илдар Ягфаровларның иҗат җимешләре булган “Күктау”  һәм башка фильмнарны карадылар