Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Китаплар иленә сәяхәт

Дөньяда шундый искиткеч  йорт бар, анда  китап аша барлык сорауларга да җавап табып була, ул китапханә дип атала. 19 гыйнварда безнең китапханәдә Үрнәк балалар бакчасының әзерлек группасы  өчен «Китаплар иленә сәяхәт » дип исемләнгән китапханә дәресе узды.Монда аларны «Китаплар сезне көтә...» китап күргәзмәсе каршы алды. Балалар белән без китапханә буйлап сәяхәткә юл тоттык. Алар китапханәнең кеше тормышында нинди роль башкаруын, анда ничә китап саклануын, кайсылары балалар өчен икәнлеген белделәр. Матур яңа балалар китапларын кызыксынып карадылар. Укучылар игътибарына төрле балалар журналлары, энциклопедияләр, иллюстрацияле белешмәләр тәкъдим ителде.Абонемент буйлап үткән әңгәмә-экскурсия бик мавыктыргыч үтте. Укучылар гаҗәеп шәһәрдә булдылар, анда урамнар урынына китап шкафлары, катлар урынына китап киштәләре. Балалар китапханәдән файдалану кагыйдәләре, китап укучы формуляры белән таныштылар. Соңыннан китап, китапханә һәм танылган әкият персонажлары турындагы табышмакларны бик теләп чиштеләр.