Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Ай һәм кояш

Бөек татар улы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарфыннан оештырылган “Тукайны бергәләп укыйбыз” республика проекты кысаларында 15 январьдә Лесхоз авыл китапханәсендә шагыйрьнең «Ай һәм Кояш» шигыре белән таныштык. Кичәгә без Үрнәк балалар бакчасының өлкән группа балаларын чакырдык. Без шигырь белән танышып кына калмадык, аның басылып чыгу тарихы, әсәрнең мәгънәсе турында да фикер алыштык. Соңыннан бергәләп “Татармульфильм” тәкъдим иткән “Ай һәм кояш “ мультфильмын да карадык.