Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Йөрәк җылым сиңа әнием

29 ноябрьдә Әниләр көненә багышланган «Йөрәк җылым сиңа әнием» исемле әдәби музыкаль кичә оештырылды. Кадерле тамашачыларыбыз  - әниләр хөрмәтенә  берсеннән берсе эчтәлекле, матур котлау сүзләре яңгырады.  Кичә барышында тамашачылар  әниләргә багышланган шигырьләр , риваятләр, җырлар тыңладылар. Мәдәният йорты фойесында «Әниләрнең олы йөрәгенә изгелекнең сыйган барысы да»исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларда гаилә кыйммәтләре турында әдәбият белән беррәттән,  көнкүрештә бик кирәкле булган киңәшләр дә табып була иде.