Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Халык хәтерндә сакланыр, илгә иткән игелек

27 ноябрьдә Арча аграрсәнәгать һөнәр көллиятенең актлар залында   талантлы эшмәкәр, сәүдәгәр, эре җирбиләүче һәм игелекле иганәче Габдрахман Әхмәт улы Ишморатовка багышланган “Халык хәтерндә сакланыр, илгә иткән игелек” исеме астында фәнни-гамәли конференция үтте. Алдынгы карашлы, халкыбыз өчен зур игелекле эшләр башкарган тырыш, тәвәккәл  милләттәшебезнең язмышы безнең Үрнәк бистәсе белән дә тыгыз бәйләнгән. Шуңа да гасырдан артык вакыт үтүгә карамастан, бүген дә  халыкбыз хәтерендә ул юмартлыгы, кешелеклелеге, уңганлыгы белән зурлап, хөрмәтләп “Ишморат бай” булып сакланып калган. Очрашуга Г.Ишморатовның нәсел дәвамчысы – оныгының улы Әхмәт ага Батталов, Арча мөхтәсибеннән дин әһелләре, районыбызның ветераннар советы рәисләре, Арча һәм Балтач районнарының музей, вакытлы матбугат хезмәткәрләре, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, Арча аграрсәнәгать һөнәр көллиятенең укытычылары һәм студентлар  чакырылды.