Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Конституция турында сез нәрсә беләсез

Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан, 5 ноябрьдә 5-6 сыйныф укучыларын китапханәгә «Конституция турында сез нәрсә беләсез» дигән мәгълүмати танып белү сәгатенә чакырдык. Катнашучыларга Республикабызда Конституция кабул ителү тарихы, Татарстан Республикасы гражданының хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирелде. Укучылар кызыксынып «Татарстан Республикасы Конституциясе» электрон презентациясен карадылар.  Аннары «Кайда  дөрес, кайда ялган» әкияти викторинада катнашып, әкият геройлары үрнәгендә республикабызның Төп Законының һәрберебез өчен язылганлыгына һәм аны үтәү, хөрмәт итү бурычыбыз икәнлегенә тагын бер кат инандылар. Соңрак «Татарстан Республикасы Конституциясе битләре буенча» китап күргәзмәсе белән танышу мөмкинлеге булды. Шулай итеп, чарада катнашучылар ТР Конституциясе үсеше этапларын, Татарстанның Дәүләт символлары барлыкка килү тарихын күзәттеләр, гражданнарның нинди хокуклары һәм бурычлары булуын белделәр