«У нас единая планета, у нас единая семья»
Лесхоз мәдәният йортында 3 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан, «У нас единая планета, у нас единая семья» дип аталган конкурс уен программасы оештырылды. Чарага 3-4 класс укучыларын чакырдык. Чара башында балаларга бәйрәм тарихы, сугышка халыкны җыеп Мәскәүне дошманнардан азат итә алган геройлар – Кузьма Минин һәм воевода кенәз Дмитрий Пожарский турында сөйләдек. Катнашучылар белән бергә бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында фикер алыштык, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына күрсәткән батырлыклары турында сөйләштек, шулай ук бәйрәм итү традицияләре, бу датаның Россия өчен әһәмияте турында белдек. Чараның икенче өлешендә «Без төрле һәм безнең көчебез шунда» темасына «Могҗизалар кыры» интеллектуаль уены үткәрелде. Тәкъдим ителгән уен сорауларына җавап биреп, Россия геройларының исемнәрен, бөек бабаларыбызның сугышчан батырлыкларын, дуслык һәм бердәмлек турындагы мәкальләрне, әйтемнәрне искә төшердек, табышмакларга җаваплар таптык. Очрашуыбызны «Россиянең көче халыклар бердәмлегендә» китап күргәзмәсенә күзәтү белән төгәлләдек