Кабатланмас газиз Туган ягым
Катнашучылар Арча районы тарихы буенча мавыктыргыч команда уенында катнаштылар. Алар үзләренең тарихи даталарны, районыбызда туган Советлар Союзы Геройлары, Хезмәт Геройлары, танылган татар мәгърифәтчеләре, фән эшлеклеләре, талантлы сәнгать осталары, атказанган һәм халык артистлары, күнчеләр һәм башка һөнәр осталарының исемнәрен белүләрен тикшерделәр. Якташ язучыларның иҗатын искә төшердек. Команда уены алты раундтан торды. Һәр раундта катнашучыларга тәкъдим ителгән вариантлардан дөрес җавап сайларга яки үз вариантын язарга тиеш булдылар. «Эзләнү» карточкасын тартып, катнашучылар Туган якны өйрәнү әдәбиятына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алдылар. Дөрес җаваплар өчен командаларга баллар бирелде. Интеллектуаль уенның сорауларына җавапларны катнашучылар " Билгеле һәм билгесез туган як” дип исемләнгән китап күргәзмәсендәге китаплардан таптылар