Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Юл куркынычсызлыгы әлифбасы

16 октябрьдә китапханәдә юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган “Юл куркынычсызлыгы әлифбасы” дәрес-уены үткәрелде. Чарага  Үрнәк балалар бакчасының өлкән группасында тәрбияләнүчене чакырдык. Очрашу темасы очраклы гына сайланмады. Статистика буенча, яшь җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең дүртән бер өлеше мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар катнашында була. Беренче өлештә балалар китапханәченең юл билгеләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы чыгышын тыңладылар. Дәреснең икенче өлешендә, балалар  кызыклы биремнәрне үтәделәр. Балалар үзләренең белемнәрен һәм игътибарлы булуларын күрсәттеләр. Чарага «Кызыл, сары, яшел»  исемле китап күргәзмәсе оештырылды, анда юл хәрәкәте кагыйдәләре турында матур иллюстрацияләр белән китаплар тәкъдим ителде. Очрашу ахырында, чарада катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һичшиксез үтәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар, чөнки бу кагыйдәләр безнең тормышыбызны саклый.