Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Күңел җылысын бүләк итәбез

9  октябрьдә мәдәният йортына өлкәннәр көне уңаеннан "Күңел җылысын бүләк итәбез!" дип аталган матур эчтәлекле әдәби музыкаль кичә узды. Бу көнне өлкән буын вәкилләренә күңелләребезнең җылысын, ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдерергә теләдек.

Концерт программасы бик бай һәм төрле иде. Сәхнәдә халык җырлары, моңлы көйләр, дәртле биюләр яңгырады. Безнең үзешчән артистларыбыз үзләренең иң яхшы чыгышларын өлкәннәребезгә багышладылар. Концерт барышында өлкәннәребезгә бик күп җылы сүзләр әйтелде, хөрмәтле ветераннарыбызга иң изге теләкләр җиткерелде.

Бу бәйрәм безнең өчен бик тә кадерле, чөнки ул безгә өлкәннәребезне бер генә көнгә түгел, ә һәрвакыт хөрмәт итәргә, аларга игътибарлы булырга кирәклеген искәртә.  Рәхмәт сезгә, кадерле өлкәннәребез!