Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Халык бәйрәмнәре рухы

Лесхоз китапханәсендә “Халык бәйрәмнәре рухы” дигән мәгълүмат сәгате узды. Әлеге очрашуда без бай тарихи-мәдәни мираска ия булган Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре турында сөйләштек. Татарстан - Россиянең уникаль төбәге, анда күп гасырлар төрки, фин-угор һәм славян халыклары вәкилләре тату яши. Бер мәдәни-икътисадый киңлектә булганга, алар бер-берсеннән матди һәм рухи мәдәният элементларын үзләштергәннәр, шул ук вакытта үзләренең милли һәм дини үзенчәлекләрен саклап калганнар. «Каравон», «Семык», «Валда Шинясь», «Уяв», «Гырон быдтон», «Иван Купала», «Питрау» бәйрәмнәренең тарихы һәм традицияләре белән таныштык. Төрле халыкларның милли бәйрәмнәренең үзенчәлекләре турында белдек, катнашучыларны халык уеннарына, йолаларга, күңелле ярышларга җәлеп иттек. Кунаклар милли уеннарда катнаша алды, артистлык һәм иҗат сәләтеләрен күрсәттеләр. Чараны «Сокровища культуры Татарстана» китап күргәзмәсенә күзәтү белән төгәлләдек