Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Террориз: ничек аның корбаны булмаска

Һәр елны 3 сентябрьдә  Россиядә террорчылыкка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Россиядә бу  дата 2004 елдан Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Быел китапханәдә югары класс укучылары өчен “Террориз: ничек аның корбаны булмаска” дип исемләнгән фикер алышу сәгате үтте. Чара Бесландагы  фаҗига корбаннары истәлегенә бер минутлык тынлык белән башланып китте. Аралашу барышында катнашучылар тагын бер тапкыр җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре, теракт куркынычы янаганда саклык  гамәлләре, шулай ук безне террорчылардан саклаган хәрбиләрне искә төшерделәр.Балалар, һәркайсы өчен "тынычлык" сүзенең нәрсә аңлатуы турында  фикер йөрттеләр. Чара барышында укучылар террорчылыкның нәрсә икәнен, аның төрләре турында белделәр. Террорчылык тарихына да күз салдык. Соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актларын искә төшердек. Китапханәче терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен турында, катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга, шикле предметлар табу һәм мондый вәзгыять килеп чыккан очракта үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде. Яшьләр «тынычлык» сүзенең мәгънәсе турында уйландылар