Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Ак яулыгым – күңел көзгесе

30 августта «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы әгъзаларын «Ак яулыгым – күңел көзгесе» очрашу кичәсенә чакырдык. Татар хатын – кызлары иң кыйммәтле бүләкне яулык дип санаганнар. Яулык аша без гасырларга сәяхәт иттек, үткәнгә кайттык. Чыннан да, тарих яшәгәндә, гореф-гадәтләр сакланганда, милләт яши. Китапханәче катнашучыларга татар яулыгы тарихын сөйләде, аны кию серләре белән таныштырды, катнашучылар яулыкның чит кешеләрдән чәчләрен яшерергә генә түгел, хатын-кызның яше турында да сөйләвен белделәр. Кунаклар өчен төрле уеннардан торган  бәйрәм-күңел ачу программасы әзерләнде. Чарада катнашучылар баш киемнәре турындагы табышмакларны чиштеләр, яулыкка багышланган шигырьләрне искә төшерделәр. Кунаклар үзләре дә гаилә истәлеге булган яулыклары турында рәхәтләнеп сөйләделәр. Аннары барысын да “Яулык бәйләү серләре” мастер-классына чакырдык. Очрашу “Татар халкының милли гореф гадәтләре” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды